«Туфан абыйга биргән вәгъдәмне үтәдем»

«Туфанның җаны тыныч. Аның иҗатының дәвамлы булуын исбатлый торган дәлил бу», – «Мизгел» яшьләр халык театры куйган «Саташу» спектаклен тамаша кылганнан соң, Нәҗибә ханым Ихсанова әсәрнең авторы исеменнән дә рәхмәт сүзләрен җиткерде.